Лаеш муниципаль районы

ШӘХСИ СЕКТОРДА ЧҮП-ЧАР ҖЫЮ: ТҮЛӘРГӘМЕ, ЮКМЫ

13.09.2017

Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга –чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы. Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар, калдыклар бөтенләй диярлек чыгарылмый, яки алар аны йорт тирәсендә башка төрле юл белән юкка чыгаралар.  

Беренче карашка, теләсә-кайсы килешү иреклелек принципларында төзелергә тиешлектән һәм кирәге булмаган хезмәтләр өчен түләргә мәҗбүр итү урынлы булмаганлыктан, бу сорауга җавап ачык та сыман. Әмма закон моның киресен сөйли.

 «Производство һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 24.6 статьясы нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыю, аларны транспортлау һәм алга таба эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк программасы һәм калдыклар белән эш итү буенча территориаль схема нигезендә төбәк операторы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Икенче төрле әйткәндә, һәр территориянең калдыкларны җыю пунктларын урнаштырырга һәм аларның урнашкан урыннары турында халыкка мәгълүмат бирергә тиешле махсус беркетеп куелган җаваплы оешмасы бар.

Әлеге Законның 24.7 статьясында каты көнкүреш калдыклары милекчеләре каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә каты көнкүреш калдыклары аның эшчәнлек зонасында барлыкка килә һәм аларны җыю урыннары да шул зонада булган төбәк операторы белән килешү төзиләр диелә.

Тик менә мондагы «килешү төзиләр» дигән формулировка гына ахыргача аңлашылып җитми – бу хокукмы, әллә мәҗбүриятме.

Биредә калдыклар белән эш итү турындагы Законның формулировкалар ике төрле уйларга урын калдырмый торган  Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр (2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон) белән бер үк вакытта кабул ителгәнлеген исәпкә алырга кирәк. Кодексның 30 статьясының 5 өлешендә әйтелгәнчә, торак йорт яки торак йортның бер өлешенең хуҗасы булган зат каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы белән килешү төзү юлы белән тәэмин итәргә мәҗбүр

Димәк, чынлыкта түләргә кирәк.

Башкача булган очракта бу гражданнарны чүпне үзәкләштерелгән чүп җыю урыннарына чыгарып тормыйча, аны яндырырга, җиргә күмәргә, яки якындагы чокырга ташларга этәрәчәк, бу исә үз чиратында әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерә һәм закон тарафыннан катгый тыела.

 

Норматив хокукый

актларның законлылыкларына

күзәтчелек бүлеге башлыгы

 

 

юстиция кече советнигы                                                  А.Р. Вәлиәхмәтов






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования