“Һөнәрләр дөньясына сәяхәт»

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә шундый исем астында һөнәр сайлау буенча квест-уен булды. Барлык балалар һәр баланың мөмкинлекләрен исәпкә алып берничә командага бүленделәр һәм «Больница», «Парикмахерская», «Пожарная часть», «Полицейский участок» һәм башка станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар. Балалар уен формасында һәр һөнәрнең мөһимлеге һәм зарурлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр, мавыгып ребуслар чиштеләр, тәкъдим ителгән тематикалар буенча биремнәр үтәделәр. Квест-уен ахырында уенга нәтиҗә ясалды, анда баллар саны һәм җавапларга киткән вакыт буенча җиңүчеләр командасы билгеләнде.  

Һөнәр сайлау көненең алдагы өлеше инвалид үсмерләрнең мәшгульлек  үзәгенең әйдәүче белгече Елена Антонова белән очрашуы булды. Балаларга белем алу мөмкинлекләре: республикада һәм районда сорау булган һөнәрләр, районның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен тәкъдим итә алган вакансияләре турында сөйләделәр. Тәкъдим ителгән һөнәрләр буенча видеороликлар карадылар.

Әлеге чара Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Данное мероприятие было организовано в рамках Декады инвалидов.

 Татьяна Сәгыйтова, социаль педагог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International