Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның Лаеш районы халкын яңа, 2018 ел белән котлавы.

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Кадерле дуслар! Узган 2017 ел безнең район өчен уңышлы булды: без билгеләнгән планнарны һәм алга куелган бурычларны үтәдек. 2017 елда Лаеш шәһәренең 460 һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган юбилей даталарын билгеләп үттек. Бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашу белән горурланабыз.

Фото Лаеш районы матбугат чарасыннан

Хөрмәтле лаешлылар! Мин сезнең һәркайсыгызга да бәяләп бетергесез хезмәтегез белән район һәм республика үсешенә шәхси өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе, 2018 ел районыбызның алга китүе һәм үсеше елы булыр! Безнең гамәлгә ашырасы планнарыбыз күп, без аларны бергәләп башкарып чыгарбыз. Чөнки без бердәм дус команда!

Мин барыгызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International