12 гыйнварда француз язучысы – әкиятче Шарль Перро тууга 390 ел

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

68 яшендә ул «Истории, или сказки былых времен (сказки моей матушки Гусыни) с моральными поучениями» әкиятләр китабын бастыра. Шул китап аркасында дөнья Красная шапочка, Спящяя красавица, Кот в сапогах һәм башкалар белән таныша. Бу геройларны бар дөньяда беләләр. Ул әкиятләрне әдәби жанр иткән беренче язучыларның берсе. Каникул көннәрендә Габишево авылы китапханәсе хезмәткәрләре 1-2 сыйныф укучыларын «И благородный Шарль Перро берется снова за перо» әдәби уен-викторинасына чакырдылар. Яшь китап укучылар язучының иҗаты белән таныштылар, француз әкиятләре буйлап әдәби сәяхәт ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, геройлар турында табышмакларга җавап таптылар. Алар өчен төрле уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде: «Сказочная путаница», «Узнай героя по описанию», «Волшебная почта», «Музей чудесных вещей». Балалар «Золушка», «Красная шапочка” фильмнарыннан өзекләрне, «Рике с хохолком» мультфильмын кызыксынып карадылар. Шарль Перро гадәти булмаган тарихлар һәм маҗаралар уйлап чыгара, аларда яхшы феялар да, усал карчыклар да бар. Аның әкиятләренең геройлары арасында гади кешеләр дә бар. Кешеләр аның әкиятләрен яраталар һәм югары бәялиләр. Балалар «По дорогам сказок Шарля Перро»  күргәзмәсендәге атаклы әкиятче китаплары белән таныша алдылар.

Фото авторы Самарханова М. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International