Лаеш муниципаль районы

«В царстве славного Мороза»

09.01.2018

Державино авылы мәдәният йортында Державино авылы китапханәсе белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «В царстве славного Мороза» әдәби-театральләштерелгән программа тәкъдим ителде. Балалар ни өчен Раштуаның бәйрәм ителүен, Гайсәнең ничек тууын белделәр. Чара барышында алар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, барысы бергә әйлән-бәйлән йөрделәр һәм, әлбәттә, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Балалар яраткан Кыш бабайлары үткәргән конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. «Морозко» әкияте мотивлары буенча куелган театральләштерелгән тамашада «Живи книга!» түгәрәге әгъзалары катнашты. Яраткан китабын укырга теләгән һәркем өчен китапханәдә «Зимний книжный хоровод» темасына китап күргәзмәсе эшләнгән.

Фото авторы Шәвәлиева А. И.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования