Шарль Перро әкиятләре юллары буйлап

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

12 гыйнварда француз язучысы – әкиятче, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Шарль Перро туганга 390 ел була. Без барыбыз да аның әкиятләрен кечкенәдән беләбез: "Кот в сапогах ", "Золушка", "Красная шапочка" һәм башкалар. Әлеге истәлекле датага 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәчесе Н.Н.Сергеева, "Чунга-Чанга" кызыксынулар буенча клуб кысаларында "По дорогам сказок Шарля Перро" дип аталучы әдәби викторина үткәрде. Башта балалар әкиятченең биографиясен белделәр, аннан соң аның әкиятләрен искә төшерделәр, шулай ук кроссвордлар чишкәндә, табышмаклар һәм викторина сорауларына җавап биргәндә үзләренең эрудицияләрен күрсәттеләр. Викторина йомгаклары буенча "Лучшие знатоки сказок Шарля Перро", шулай ук "Самый внимательный читатель сказок Шарля Перро" билгеләнде. Әлеге чарага туры китереп "Автор любимых сказок" исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.  

Фото авторы Н.Н.Сергеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International