Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә.
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.