«Без шундый төрле-төрле, әмма без бергә!»

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда Сугышчан Дан музеенда “Тарихи хәтер” проекты кысаларында “Лаешның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУ укучылары өчен “Ярату, игелек һәм матурлык дөньясында” чарасы шундый девиз астында үтте.

Балалар игелек, ярату, үзара аңлашу, үзара хөрмәт турында сөйләштеләр, «Дорогою добра» җырын җырладылар, «Ситуации» викторинасында катнаштылар, аның күрсәткечләре буенча һәркайсының җимгыятьтә һәм дуслары арасында үзенең никадәр толерант булуы турында нәтиҗә ясады.

«Волшебный стул» уенында бер-берсенә ачыктан-ачык һәм гадел төстә комплиментлар ясадылар һәм кәгазьдән кешеләр ясау буенча «Мы такие разные, но мы вместе!» осталык сәгатендә бик теләп катнаштылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International