Лаеш районы башдыгы Михаил Афанасьев Хач мануда бәкедә коенды

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Православие христианнары Хач мануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә Лаеш районында яшәүчеләр дә кушылды. Мәсәлән, Лаеш шәһәрендә ул Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвендә бәйрәмчә илаһи литургиядән башланды. Догалар шулай ук Лаешның София соборында да яңгырады. Аннан соң барысы да тәре йөреше белән Камага киттеләр, анда коену урыны җиһазланган иде. Сергий атакай суны изгеләндерде, аннан соң теләге булган һәркем бәкедә коенды.

Коену урыннары шулай ук Шуран, Ташкирмән, Бима, Егорьево, Урта Девятово, Комлы Ковали авылларында да җиһазландырылган иде.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та Хач ману бәйрәменнән читтә калмады. Ул Егорьево авылына килде, анда җирле кешеләр белән су коенды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International