Хәерби авылында бер тапкыр кулланыла торган медицина кораллары стерильләштерү җитештерүен тантаналы төстә эшләтә башладылар

2018 елның 9 феврале, җомга

Бүген Лаеш районының Хәерби авылында бер тапкыр кулланыла торган медицина кораллары стерильләшү җитештерүен тантаналы төстә сафка керттеләр.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәламәтлек министрлыгының «НМИЦ Кардиологии» ФГБУның йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, хирургия буенча генераль директор урынбасары Ренат Акчурин, медицина сәнәгатенең Бөтенроссия иҗтимагый Советы рәисе Юрий Калинин, ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Казан медицина-инструменталь заводы гендиректоры Нур Шакиров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әлеге предприятиенең сәламәтлек саклау өлкәсе өчен бик кирәк булуын билгеләп үтте. “Медицина белән бәйле яңа җитештерүләрне үстерү буенча зур планнар бар. Без мондый проектлар бик мөһим, дип саныйбыз” – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты инвесторныңүз проекты өчен муниципаль сәнәгать мөйданчыгын сайлавын уңай бәяләде. Аның сүзләре буенча, Лаеш районында бизнесны үстерү өчен барлык шартлар бар.

Ренат Акчурин үз чиратында шуны хәбәр итте: предприятиедә тәүлегенә 120 кубометрга кадәр материалны стерильләргә була. “Бу бик зур күләм, ул Татарстанны гына түгел, барлык Идел буен һәм Россиянең бер өлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - диде ул.

2017 елда тотылучы материалларны исәпкә алып Россиянең медицина эшләнмәләре базары күләме 83 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта чит ил материалларына 86 % туры килә. Шуңа күрә яңа завод ачылу чит ил товарларын алыштыру буенча бурычны чишә.   

Предприятиедә 50 яңа эш урыны булдырылачак. Яшь белгечләрне җәлеп итү максатында 44 торак йортка эшчеләр поселогы төзү планлаштырыла.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International