Татар Янтыгында яшәүче үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 10 феврале, шимбә

10 февральдә Татар Янтыгында яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Миңнехәтирә Нурмөхәммәтова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев килде.

Ул үзенең юбилеен авыл мәдәният йортында билгеләде. Монда аның туганнары һәм авылдашлары җыелды. Илнар Хантимеров юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, яхшы кәеф теләде. Котлауларга шулай ук җирлек башлыгы Рәшит Шәмиев, Миңнехәтирә Нурмөхәммәтованың туганнары һәм авылдашлары кушылды. Аннан соң мәдәният йорты сәхнәсеннән юбиляр хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Ул үзе дә тыелып кала алмады һәм Рәшит Шәмиев һәм җирле артистлар белән бергә татар биюе биеде. Бәйрәм чәй артында сөйләшүләр белән дәвам итте.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International