ТР буенча Кадастр палатасы яңа форматта семинарлар оештыра

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Кадастр палатасы кадастр инженерлары һәм күчемсез милек базарының башка белгечләре өчен мини-семинарлар үткәрергә ниятли. Анда 10 белгеч катнашып фикер алышу өчен үзләренең һөнәри сорауларын тәкъдим итә алачак. Керүче сорауларны җентекләп анализлау максатыннан катнашучылар саны чикләнгән. Учреждение белгечләре аларны анализлаячак һәм катнашучылар белән бергә аларны хәл итү вариантларын һәм практикада куллану ысулларын караячак. Мини-семинар я түгәрәк өстәл, я вебинар формасында узачак. Җондый беренче семинар малт азагында-ароель башында булачак. Бәясе 1000 сум. Гаризаны kadastr.tatarstan.ru сайтының «Обучающие лекции и семинары» бүлегендә бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International