Районның мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Сокуры авылы мәдәният йортында “Мәдәният хезмәткәрләре көне” тантаналы чарасы булды, анда районның мәдәният бүлеге, район һәм авыл мәдәният йортлары, авыл китапханәләре хезмәткәрләре җыелды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты.

Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, мәдәният хезмәткәрләренең Лаеш районында узган күп кенә чараларның төп катнашучыларының берсе булуын билгеләп үтте. “Сез һәр елны яхшы күрсәткечләргә ирешәсез, республика, бөтенросия һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм җиңүчеләре буласыз. Бу хезмәткәрләр, үзешчән сәнгать артистлары, коллективлар һәм укытучылар профессионализмының югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый.  Район җитәкчелеге дә мәдәният үсешенә зур игътибар бирә...” – диде ул. Аннан соң Татьяна Борһанова Лаеш районы башлыгы исеменнән аерылып торган хезмәткәрләргә бүләкләр, шулай ук Нармонка авылы мәдәният йортына җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев та котлады. Аның сүзләре буенча, бүген ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләүче профессионаллар командасы формалаштырылган, алар кулыннан барысы да килә. “Бөтенроссия рус фольклоры фестивале “Каравон” үзе генә нәрсә тора. Аны оештырганда без бар көчебезне берләштерәбез, һәркем үз эшен белә һәм аны төгәл башкара”, - дип билгеләде ул. Аннан соң ул эшен яхшы башкарганнарга мәдәният бүлеге бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара җырлыр, биюләр, шаяртулар һәм конкурслар белән дәвам итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International