Кострома өлкәсе муниципаль берәмлекләре мәдәният идарәләре җитәкчеләре Лаеш районына килде

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Лаеш районына эш визиты белән Кострома өлкәсеннән делгация килде, аны өлкәнең халык иҗаты йорты директоры Людмила Тарабрина җитәкли. Делегация составына Кострома өлкәсе муниципаль берәмлекләре мәдәният идарәләренең 17 начальнигы кергән. Аларны Лаеш районы мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев озатып йөрде. Әлеге визит “Татарстан Республикасында Кострома өлкәсе мәдәнияте көннәре” кысасында оештырылган, алар 2018 елның 12-14 апрелендә үтте. Лаештан тыш кунаклар Казан шәһәрендә һәм Югары Ослан районында да булдылар. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның ноябрендә “Кострома өлкәсендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре” узды.

Башта кунаклар Никольский авылында булдылар, рус мәдәнияте белән таныштылар. Аерым алганда, аларга «Каравон» һәм «Русская душа» ансамбльләре эше күрсәтелде. Аннан соң алар Кече Елга авылы мәдәният йортына бардылар. Монда делегация халык театры, халык һөнәрчелегенең җирле осталары һәм үзешчән сәнгать эшчәнлеге белән таныштылар, спектакльдән өзек һәм берничә концерт номеры карадылар. Аннан соң экскурсия Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда дәвам итте, соңыннан барысы да район мәдәният йортына күчтеләр. Монда кунакларны Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова каршы алды. Алар мәдәният йортын карадылар, дәресләр һәм түгәрәкләрдә булдылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар. Эш визиты район мәдәният йортының залында тәмамланды, анда кунаклар өчен концерт оештырылган иде. Татьяна Борһанова үз чыгышында мәдәният көннәренең тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булуын, аның мәдәният традицияләре белән якыннанрак танышу гына түгел, ә коллегаларда булган бар яхшы нәрсәне алу һәм үз территорияңдә куллану мөмкинлеге дә бирә. Илнур Гайниев докладыннан соң сүзне Кострома өлкәсенең халык иҗаты йорты директоры Людмила Тарабрина алды. Аның сүзләре буенча, коллегалар районда мәдәниятне үстерү буенча эшләнгән эшкә таң калганнар. “Без үз коллегаларыбыз өчен бик шат, сездән күп нәрсәгә өйрәнергә була”, -диде Людмила Тарабрина.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International