Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе” үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов доклад ясады. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова 2017 елда һәм 2018 елның беренче кварталында район халкын диспансерлаштыру үткәрү турында сөйләде.

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге эше нәтиҗәләре турында бүлек начальнигы Дамир Хисмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, 2017 елда Лаеш районы территориясендә 20 коттедж поселогы яраштырылган һәм расланган, 12 авыл җирлегенең генераль планы расланган, төзелеш өчен 2412 данә рөхсәт бирелгән, җир участокларына шәһәр төзелеше планнары 2640 данә, объектларны сафка кертү өчен 279 данә рөхсәт, җир эшләренә 468 данә ордер бирелгән, агачларны кисү, төпләү һәм утыртуга - 41 данә.

Киңәшмәнең икенче өлеше районның авыл җирлекләре башлыклары белән булды, аның барышында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча фикер алыштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International