Лаеш шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне  Екатерина Сверчкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, район ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов һәм башкалар килде.   Татьяна Борһанова юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Екатерина Семеновнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, якыннарының һәм тирә-яктагыларның яратуын һәм кайгыртуын теләде.

Екатерина Сверчкова өч онык һәм җиде оныкчыкның әбисе.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International