Лаеш муниципаль районы

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Каравон” турында матбугат конференциясе булды

21.05.2018

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Республика ММЧ журналистларына бәйрәм турында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм "Республиканский центр развития традиционной культуры" ДБУ җитәкчесе Фәнзилә Завгарова сөйләделәр. Фестиваль 26 майдаТР Лаеш районы Никольский авылында булачак. Бүгенге көндә анда катнашуларын Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасының 40 районыннан һәм Яр Чаллы белән Казан шәһәрләреннән 150дән артык коллективы раслады, барлыгы 1800 дән артык катнашучы. Осталар шәһәрендә декоратив-гамәли сәнгатьнең 310 остасы катнашачак.

Быел фестивальдә «Этнические маршруты Лаишевского муниципального района РТ» проекты кысаларында төзелгән рус утарын ачу да булачак. Шунда ук Каравон тарихының яңартылган музее урнаштырылачак.

Казаннан тамашачыларны алып килү өчен 27 автобус җәлеп ителә. Алар башкаладан Җиңү Проспекты метро станциясе, Камал театры һәм ГТРК «Корстон»нан китәчәк.

Каравон кунаклары каршында Россиянең халык артисткасы Надежда БАБКИНА һәм «РУССКАЯ ПЕСНЯ» ансамбле чыгыш ясаячак.

Барыгызны да «Каравон»га көтәбез!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования