Лаеш муниципаль районы

Ательеда күлмәк тектердем...

29.05.2018

 

 

Сорау: ательега заказ биреп, күлмәк тектердем. Ике тапкыр киеп карарга барсам да, күлмәкне киеп булмаслык дәрәҗәдә бик тар итеп теккәннәр булып чыкты. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?

 

Җавап:

 

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, N 2300-1 Закон нигезендә, кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:

 

1) башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;

 

2) башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметү;

 

3) сыйфаты шундый ук булган материалдан башка әйберне бушлай эшләтү яки эшне кабат башкару. Бу очракта кулланучы моңа кадәр эш башкаручы үзенә биргән әйберне кире тапшырырга тиеш;

 

4) башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплау.

 

Кулланучы шулай ук башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләргә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Китерелгән зыянны каплау кулланучының тиешле таләпләрне канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокта хәл ителә. Эш башкару (хезмәт күрсәтү) срогын бозган өчен эш башкаручы неустойка түләргә тиеш.

 

Эш башкаручы башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгармаган очракта, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан башка төрле тайпылышлар ачыклаганда да эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүдән баш тартуга хокуклы.

 

Эш тулысынча яки өлешчә кулланучы материалыннан (әйбереннән) файдаланып башкарылса, эш башкаручы әлеге материалның (әйбер) сакланылышы һәм аннан дөрес файдалану өчен җавап бирә.

 

Эш башкаручы бурычлы:

 

1) кулланучыга тапшырылган материалның (әйбер) яраксыз яки сыйфатсыз булуы турында кулланучыны кисәтүгә;

 

2) материалны ничек тоту турында хисап бирүгә һәм калдыгын кире кайтаруга.

 

Кулланучыдан кабул итеп алынган материалны (әйбер) тулысынча яки өлешчә югалткан (зыян китергән) очракта, эш башкаручы өч көн эчендә аны шундый ук сыйфатка ия булган башка материалга (әйбер) алыштыруга һәм, кулланучының теләгенә карап, акылган сыешлы срокта шундый ук сыйфатка ия булган башка материалдан (әйбер) эшләп бирүгә, ә инде шундый ук сыйфатка ия булган башка материал (әйбер) булмаганда – кулланучыга югалтылган (зыян китерелгән) материалның (әйбер) бәясен икеләтә каплауга, шулай ук кулланучы тоткан чыгымнарны каплауга.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования