Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында “Сөт кулланучылар” дигән темага анкета уздырды

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Сөт кеше өчен иң төп ризыкларның берсе булып тора. Ул гына да түгел, диетик, балалар ризыгы да әле ул: хәтта сабыйларга да аннан ботка пешерәләр, башка ризыклар әзерлиләр. Шуны истә тотып, шулай ук республикабызда соңгы вакытта сөт базарында булып узган үзгәрешләрдән (Татарстан Республикасы сөт комбинатлары үзгәртеп оештырылды, куллану базарында яңа сөт производстволары барлыкка килде) чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Казанда яшәүчеләр арасында “Сөт кулланучылар” дигән темага анкета чарасы үткәрде.

 

Чарада 80 кеше катнашты. Шуның 43%ы – 30дан 40 яшькә кадәрге кешеләр, респондентларның өчтән бер өлеше (33%ы)– 40тан узган кешеләр, 17 %ы – 20-30 яшьлекләр һәм 7 %ы – 20гә кадәрге яшьләр.

 

“Сөтне еш сатып аласызмы?” дигән сорауга 43%ы – атнага ике тапкыр, 33% ы – атнага бер тапкыр, 17 % ы – һәр көн саен, 7 % ы – атнага бер тапкыр, дип җавап бирде.

 

Чарада катнашкан халыкның күпчелек өлеше (44 %ы) сөтне кибетләрдән, 30 %ы чамасы – супермаркетлардан, 13әр проценты – лареклар һәм базарлардан сатып ала булып чыкты.

 

Респондентларның 63 %ы, сөтне җитештерүчесенә карап, 40 %ы – тәменә, 30%ы – бәясенә, 10 % - җитештерүче маркасының популярлыгына карап алуын күрсәтте. Бәясенә килгәндә, сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан 47 %ының 30-40 сумлык сөткә, 37 %ының – 30 сумга кадәргесенә, 16 %ының – кыйммәтрәк сөткә өстенлек бирүе аңлашылды.

 

Респондентлар арасыннан 40%ының бәясе күтәрелеп киткән очракта яраткан җитештерүчесенең сөтен сатып алмаячагын, 60 %ының, ни генә булса да, үзенә ошаган җитештерүченең тәмле продуктыннан баш тартмаячагын белдерүен дә әйтеп үтәргә кирәк.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International