Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында айон башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды. Чара башланганчы ул «Каравон» XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивален әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан җитәкчеләрне һәм хакимият органнары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре хезмәткәрләрен бүләкләде. Шулай ук Михаил Фадеев Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ирина Алешинаны һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаевны туган көннәре белән котлады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре отчет чорда хәлнең торышы турында чыгыш ясадылар.

Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм “эшлекле дүшәмбедә катнашучы һәркемгә Татарстан балалар йортлары арасында республика спорт ярышларын оештыруда һәм үткәрүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, аларны ачуда “Ак Барс” ХК хоккейчысы һәм капкачысы Эмиль Гарипов катнашты.

Киңәшмәнең икенче өлеше авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте, аның барышында шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International