Новосибирск өлкәсе депутатлары һәм эшмәкәрләре тәҗрибә уртаклашу кысаларында Лаеш районына килделәр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Лаеш районына Новосибирск өлкәсенең законнар чыгару җыены дерутатлары, эшлекле берләшмә вәкилләре һәм Новосибирск шәһәре белән Новосибирск өлкәсенең төзелеш комплексы оешмалары җитәкчеләре килде. Делегацияне «Первый строительный фонд» ЯАҖнең генераль директоры Майис Мамедов һәм Нововсибирск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Колмаков җитәкләде. Визит тәҗрибә уртаклашу кысаларында оештырылган. Аларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев озатып йөрде.

Кунакларны авылда социаль объектлар төзелеше буенча дәүләт программасын тормышка ашыру һәм авыл халкын уңайлы тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү кызыксындырды.

Делегациянең эшлекле визиты Кече Елга авылында башланды, алар авыл мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштылар, мәктәп территориясендә урнашкан универсаль спорт мәйданчыгын карадылар.

Аннан соң делегация Каипы авылында булды. Монда аларга “Авыл клублары” республика программасы  буенча төзелгән мәдәният йорты эше һәм почта белән бергә урнашкан ФАП бинасы күрсәтелде. Бу проект кунакларны бик кызыксындырды. Шулай ук алар авылда быел төзелгән көрәш сараенда да булдылар.

Алга таба маршрут Усады авылында дәвам итте. Кунаклар “Умка” балалар бакчасы һәм прогимназия эше мисалында өзлексез тәрбия һәм белем бирү тәҗрибәсе белән таныштылар. Делегация төзелүче «Усады» универсаль спорт комплексында да булды. Аннан соң барысы да төзелеп килүче «Станция «Спортивная» торак комплексы территориясенә килде.

Эш визитына йомгак ясап, кунаклар шуны билгеләделәр: Лаеш районында Новосибирск өлкәсе территориясендә кулланыр өчен алырлык нәрсәләр бар. “Иң мөһиме – барлык объектлар кешеләр өчен эшли һәм алар бик кирәк. Моны Татарстан да, Лаеш районының хакимияте дә аңлый. Без ак көнләшү белән көнләшәбез”, - диде делегация башлыгы Майис Мамедов. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International