Хокук саклау органнары җитәкчеләре визиты

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген Олы Кабан авылында Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин, ЭЭМ бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов һәм тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең районара тикшерү бүлеге начальнигы Рамил Могыйнов гражданнар кабул итте. Визит кысаларында алар “Һава” мәчетендә, Спас-Преображение чиркәвендә, “Ладушки” балалар бакчасында, мәктәптә, «Даркат» складларында булдылар. Гражданнар хокук саклау органнары җитәкчеләренә авылга ЮХИДИ хезмәткәрләренең еш килүе, җир документларын карауның, участковый урынында булсын өчен полицейский йорты төзүнең озакка сузылуының законга ярашлымы-юкмы икәнлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International