Лаешта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, дин әһелләре һәм тормыш тәэмин итүнең төрле хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Лаеш муниципаль районының вазифаи затлары эшчәнлегендә 2018 елның 1 ярты елында ачыкланган коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозулар турында доклад белән РФ ЭЭМнең Лаеш районы бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов чыгыш ясады. “Сатып алулар буенча комитет” МКУ рәисе Рөстәм Нургалиев утырышта катнашучыларны муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар практикасына анализ белән таныштырды. Муниципаль вазифалар биләүче затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның гаиләләренең, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең керемнәре, чыгымнары турында, милекләре һәм милек характерындагы бурычлары турында 2017 ел өчен тапшырылган мәгълүматларының үз вакытында һәм дөрес итеп тапшыру өлешендә муниципаль хезмәт турында законнарның үтәлешенә туры килүе турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Фатыйма Сакаева сөйләде.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International