29 июньдә семинарда катнашучылар, Татарстан Республикасы буенча опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда кунакта булдылар.
Алар өчен Лаеш шәһәренең истәлекле урыннары һәм тарихи кыйммәткә ия булган объектлары буенча күчмә экскурсия һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы һәм Сугышчан Дан музейларына бару оештырылды. Яр Буе полосасын төзекләндерүнең заманча инфрастуктурасы белән таныштырып Яр буен күрсәттеләр.