Барыгызны да Урта Девятово авылына Чишмә бәйрәменә чакырабыз

4 июль 2018 ел., чәршәмбе

14 июльдә Лаеш районының Урта Девятово авылында 10 ынчы Чишмә бәйрәме булачак. Бәйрәм чаралары көн уртасында башлана һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Урта Девятово авылы чишмәсе Могҗизалар тудыручы изге Николай хөрмәтенә изгеләндерелгән. Озак вакытлар дәвамында чишмә каралмады, әмма хәзер аның территориясе тотып алынган, кәшәнә, коену урыны, беседка, балалар мәйданчыгы, фонтан барлыкка килде.

Чишмәне “яңарту”ның инициаторы – Урта Девятово авылында туган, ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов. Аның ярдәме белән ун ел элек һәр елны үткәрелә торган Чишмә бәйрәме оештырыла. Анда ветераннарны, авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәрен, гаилә парларын, уку отличникларын, спортчыларны, укытучыларны, авылның билгеле кешеләрен хөрмәтлиләр.

Көн дәвамында аттракционнар белән балалар мәйданчыгы, уеннар һәм осталык сәгатьләре үтәчәк спорт зонасы эшләячәк. Кул эшләре эшләнмәләре ярминкәсе ачылачак, анда кунаклар балчыктан әйберләр ясау буенча осталык сәгатендә балчык савыт-саба ясауда үз көчләрен сыный алалар.

Быел оештыручылар сюрприз әзерләгәннәр – бәйрәм кунаклары артистлар чыгышын карап кына калмыйча, “Ирекле сәхнә” эксперименталь мәйданчыкта музыкаль, әдәби яки бию номерлары белән чыгыш ясый алачак.

Бу мәйданчык янында яшьләр өчен фитнес буенча дәрес тә үтәчәк. Бәйрәм 22.30 да салют һәм матур ябылу тантанасы белән тәмамланачак.

Барыгызны да Урта Девятово авылына Чишмә бәйрәменә чакырабыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования