Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы буларак ромашка...

4 июль 2018 ел., чәршәмбе

Бүген, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәме алдыннан, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Лаеш шәһәренең «Радуга» балалар бакчасында чара үткәрелде.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында танып-белү сәгате үткәрделәр, князь Петр һәм княгиня Феврония Муромскийлар легендасы белән таныштырдылар, шулай ук ни өчен бу бәйрәмнең символы ромашка булу турында сөйләделәр.

Аннан соң балаларга һәм тәрбиячеләргә “Алтын көз” үзәге белгечләре тарафыннан «Оригамитерапия» технологиясен кулланып әлеге бәйрәмнең төп символын ясау буенча «Раз ромашка, два ромашка!» осталык сәгате бирелде. Балалар зур кызыксыну белән һәм бик теләп композицияләр ясау белән шөгыльләнделәр.

Чара барышында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре оештырган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, актив катнашкан өчен балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гомумән алганда, чара балалар өчен дә, анда катнашканнар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования