МЧС Татарстанда су коену өчен куркынычсыз булган пляжлар исемлеген бастырды. Аңа Лаеш пляжлары, шул исәптән “Кама диңгезе” дә керә.

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм аның кунаклары рәсми төстә ачылган 30 пляжда курыкмыйча ял итә алалар. Аларда коткаручылар пунктлары һәм медпункт бар. Бу турыда Россия МЧСның ТР идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Алар исәбенә 12 шәһәр пляжы, ял базалары территорияләрендәге 4 пляж, балаларны тернәкләндерү лагерьлары территорияләрендәге 8 пляж һәм 6 ведомство пляжы керә.

Түбәндә шәһәр пляжлары һәм ял базаларындагы пляжлар исемлеге китерелә:

Лаеш – “Кама диңгезе” шәһәр пляжы;

Лаеш районы - «Бережок» ял базасы пляжы, «Волна» ял базасы пляжы, «Волжанка» ял базасы пляжы, «Голубой залив» ял базасы пляжы;

Казан - «Локомотив», «Нижнее Заречье», «Озеро Глубокое» һәм «Озеро Комсомольское» пляжлары;

Яр Чаллы - «Городской пляж»;

Түбән Кама - «Кама» пляжы;

Зәй – Үзәк пляж;

Чистай - «Городская набережная» пляжы;

Әлмәт - «Городское озеро» пляжы;

Лениногорск — «Нижнее күле» пляжы;

Яшел Үзән районы - «Атлашкино» комплексы пляжы.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International