Лаеш шәһәрендә озак еллар бергә гомер иткән гаилә парларын хөрмәтләделәр

2018 елның 7 июле, шимбә

Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап оештырылган иде. Инде ярты гасыр бергә яшәүче гаилә парларын Державин мәйданындагы ротондка җыйдылар.

Аларның кайберләре район үзәгенә Бимадан, хәтта Нармонкадан махсус килгән. Бәйрәмгә чакырылганнар озак еллар бергә яшәп кенә калмыйлар, ә актив тормыш позициясе дә алып баралар, иҗат белән шөгыльләнәләр һәм А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены каршындагы төрле клублар әгъзалары булып торалар.

Аларны бәйрәм белән “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова котлады.

Районның үзешчән сәнгать артистлары тантана гаепчеләре өчен махсус чыгыш ясадылар.

Хатын-кызларга ромашка букетлары тапшырдылар – бу чәчәкләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символына әйләнде. Ул быел унынчы тапкыр бәйрәм ителә.

Гаилә парлары паркта саф һавада бик теләп фотога төштеләр һәм Лаешның һаман яхшы якка үзгәреп торуын искәрттеләр.

Бәйрәм Лаеш район китапханәсендә дәвам итте, монда кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар. Алар адресына җылы сүзләр тагын да күбрәк яңгырады.

Юбилярларга иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар. Алар, яшьлектәге кебек, яраткан җырларын башкардылар.

Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үрнәк гаилә парлары өчен зур, матур һәм истә калырлык бәйрәм оештырган. Чара бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International