Лаешта “Кама диңгезе” җилкәнле регатасы ачылды һәм балык ашы фестивале булды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

15 июльдә Лаеш шәһәренең яр буенда җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе - 2018” VI Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Анда җилкәнле спортның Бөтенроссия федерациясе президенты Владимир Силкин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры – ТРның җилкәнле спорт Федерациясенең попечительләр советы рәисе Альберт Кәримов, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, милли җилкәнле Лиганың гендиректоры Игорь Игнатов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Шунда ук яр буенда, спорт бәйрәме белән бергә, балык ашы фестивале дә узды. Җилкәнле регата ачылыр алдыннан кунаклар балык рәтләре буйлап үттеләр, чарада катнашучылар белән аралаштылар һәм балык ашыннан авыз иттеләр.

15-18 июльдә булачак “Кама диңгезе – 2018” җилкәнле регатасында Россиянең 10 шәһәреннән 154 спортчы катнаша.

Җилкәнле регатада катнашучыларга район башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте: “Безнең район бик зур су байлыкларына ия һәм бу безнең өстенлегебез, аны нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Лаешта җилкәнле спортның республика үзәген булдыру буенча карар кабул ителде, ул үз эченә иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен зарур булган инфраструктураны алачак. Әмма иң мөһиме шул: спортка балалар җәлеп ителәчәк. Мин лаешлыларны җилкәнле спорт буенча чемпионнар булырлар дип ышанам”.

Владимир Силкин сүзләре буенча, Татарстан җитәкчелеге спортны, шул исәптән җилкәнле спортны да үстерү яклы. “Җилкәнле спорт үзәге төзү Россия җыелма командаларын үстерү өчен яңа база булдыру мөмкинлеге бирә. Мин сезнең республикада да Олимпия уеннарының һәм башка бөтендөнья ярышларының булачак чемпионнары үсүен телим”, - диде ул.

“Кама диңгезе” җилкәнле регатасы 2019 елның Милли җилкәнле регатасы календарена кертелгән. Мондый килешү ярышларны ачу тантанасы төгәлләнүгә үк төзелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International