Лаеш шәһәре ветеранына «За доблестный труд» медале тапшырдылар

20 июль 2018 ел., җомга

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Лаешта яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Камалетдинов Абдулгалим Ибраһим улы янына барды. Ул аңа «За доблестный труд» медале һәм бүләкләр тапшырды. Район башлыгы белән бергә ветеран янына Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, хәрби комиссар Александр Афанасьев, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, районның ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов та килде.

Исегезгә төшерәбез, «За доблестный труд» медален Татарстанның Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранына ТР Президенты боерыгы белән тапшыралар.

Камалетдинов Абдулгалим Ибраһим улы 1925 елның 6 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туган.

Ул Ленинград фронты составында Псков юнәлешендә 288 полкта сугышкан. Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. Фронттан 1944 елның февралендә рядовой званиесендә кайта.

Хәзерге вакытта улы Рәис, элекке хәрби, ә хәзер пенсионер, әтисе белән бергә яши һәм аның өчен терәк булып тора. Бергәләп бик теләп үзләренең йорт яны участогында эшлиләр.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования