Сәламәт тормыш рәвешенә багышланган «Яшьләр наркотикларга каршы» спорт чарасы

25 июль 2018 ел., чәршәмбе

Бүген “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләребалигъ булмаган балалар белән сәламәт яшәү рәвешенә багышланган “Яшьләр наркотикларга каршы” күчмә спорт чарасы үткәрделәр. Ул Лаеш муниципаль районының «Липки» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда үтте.

Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарда сәламәт яшәү рәвешенә тартылу формалаштыру, бу физик культура нормаларын үтәүнең шәхси тәҗрибәсен киңәйтү, спортта үзләрен уңышлы гамәлгә ашыру, кешенең физик матурлыгын, спорттагы казанышларны эмоциональ-эстетик кабул итү, сәламәт тормыш рәвешен оештыруда физик культура чараларын иҗади куллану аша тормышка ашырылачак.

Балалар 2 командага бүленде. Алар өчен «Команда быстроногих», «Гусеница», «Кенгуру»,  «Бег с мячом», «Змейка» кебек эстафеталар һәм башка конкурслар әзерләнгән иде, балалар аларда бик актив катнаштылар һәм тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара азагында Дуслык җиңде, һәр балага актив катнашуы өчен дипломнар тапшырылды һәм истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования