Бергә яшәүнең 65 еллыгы

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген Иван Николаевич һәм Лидия Александровна Шкудовлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Иван Николаевич – Бөек Ватан сугышында катнашкан. Фронтта 1943 елдан була. Хәрби хезмәттән 1950 елда демобилизацияләнә. 1965 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Лаеш районы прокуратурасы тикшерүчесе булып эшли. Лидия Александровна белеме буенча педагог, Лаеш балалар йортында тәрбияче булып эшли. Ирле-хатынлы Шкудовлар ике бала тәрбияләп үстерәләр: кызлары Валентина һәм уллары Александрны.

Нык һәм тату гаилә – бу җиңел булмаган һәм күп көч таләп итүче хезмәт нәтиҗәсе. Ярату, бер-берең турында кайгырту, үзара хөрмәт – әлеге сыйфатлар Шкудовлар гаиләсендә югары бәяләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International