2018 елның 3-5 августында Алабуга шәһәрендә XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза

2018 елның 28 июле, шимбә

Билгеләнгән гадәт буенча ярминкә Алабуганың тыюлыгы территориясендә Шишкин буалары тирәсендә, «Молодёжный» стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешенең үзәк урамнарында үткәрелә.

Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли костюмнар, модель киемнәре, мамык эшләнмәләр, агачка ясалган рәсемнәр, нәфис тукымалар, керамика, гжель, тирене нәфис эшкәртү, тукыма кисәкләрен тегү һәм курчаклар, чүкеп ясалган әйберләр, гравировка, тимерне бизәүләр, тимердән үреп ясалган эшләнмәләр, пыяла, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителә.

Һөнәри артистлар һәм фольклор коллективлар чыгышы ярминкәнең бизәге була. Теләге булганнар өчен үз кулларың белән сувенирлар ясау буенча осталык сәгатьләре оештырылачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, халык куллануы товарлары җитештерүчеләрнең продукциясе дә тәкъдим ителәчәк.

Икенче ел Спас ярминкәсендә Россиянең нәсел утарлары фестивале үтәчәк.

Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 2018 елның 3, 4, һәм 5 августында Алабугада XI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International