Лаеш районы делегациясе Чүпрәле һәм Буа районнарында булып кайтты

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Составында районның мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев, “Халыкка киновидео хезмәт күрсәтү буенча” МБУ директоры Айгөл Курченкова, Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселок мәдәният йорты мөдире Фидаиль Вәлиуллин һәм матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев булган Лаеш районы делегациясе тәҗрибә алмашу кысаларында Татарстанның Чүпрәле һәм Буа районнарында булды. Районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре муниципаль берәмлекләрнең мәдәният учреждениеләре һәм кино хезмәте күрсәтү эшчәнлеге белән таныштылар, ә матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев «Татмедиа» АҖ филиалында, «Буинск-информ»  редакциясендә булды. Анда оешма җитәкчесе Гакыйл Камартдинов аңа җирле телевидение һәм радио эше турында сөйләде. Аннан соң ул үзенең коллегасы, Instagram @official_buinsk та Буа районының рәсми аккаунтын алып баручы Илсөяр Садыйкова белән очрашты.

Мәдәни үсеш үзәгендә булганда делегация Буа районы башлыгы Марат Җәббаров белән дә очрашты.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International