Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена студентлар килде

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген, 2018 елның 10 августында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена дөньяның төрле илләреннән рус телен өйрәнүче студентлар килде. Алар җәй айларында рус телен белүләрен камилләштерү өчен Федераль университетка килгәннәр. Кунаклар Лаеш өязе тарихы, якташыбыз, бөек рус шагыйре һәм XVIII – XIX гасыр башы Россиясенең дәүләт эшлеклесе Г.Р.Державин тормышы һәм иҗаты, хәзерге Лаеш районы һәм шәһәренең авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International