Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьгә 18 200 га мәйданда туфрак эшкәртелгән, 7 500 тонна силос әзерләнгән, бер шартлы башка гомуми азык берәмлеге - 20,2 ц.
Район хуҗалыкларында яшелчәләр җыю башланды, 14 га алынган, уңдырышлылык 440 ц/га тәшкил итә. Бәрәңге 92 га мәйданнан алынган (гомуми мәйдан 569 га), уңдырышлылык - 235 ц/га.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте