Лаеш районы укучылары эшче һөнәрләр белән танышалар

25 сентябрь 2018 ел., сишәмбе

Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру кысаларында, Лаеш районы мәшгульлек үзәге тарафыннан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының финанс ярдәме белән Лаешның 1нче гимназиясе укучылары белән һөнәр сайлау чарасы үткәрелде. Укучылар “Казан” халыкара аэропортында һөнәрләр дөньясы белән таныштылар. Алар рейска теркәү һәм тикшерү уздылар, аннан соң самолет салонында булдылар һәм пилот кабинасын карадылар. Экскурсия КАИда төгәлләнде, анда укучылар киләчәкнең һөнәрләре турында белделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования