Сугышчан Дан музеендә чара – «Незабвенный подвиг народа…»

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Слава русскому солдату,

Сыну матушки родной!

Земля нам напоминает:

«Память вечна! Солдат – герой!»

2018 елның 28 сентябрендә Сугышчан Дан музеена өлкән буын кешеләре килде, анда «Огненная битва на Курской дуге» чарасы үтте, быел әлеге вакыйганың 75 еллык юбилее. Музей хезмәткәрләре ерактагы 1943 елдагы бөек бәрелеш истәлегенә багышланган интерактив чара үткәрделәр. Очрашу кунаклары Курск бәрелешенең Лаеш районыннан булган геройлары турында кызыксыну белән тыңладылар, сугыш хроникасы видеосын һәм сугыш чоры предметларын карадылар. Чарада катнаштылар, җырладылар һәм үзләре язган шигырьләрен укыдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International