Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Ул башланыр алдыннан яңа җитәкчеләр белән таныштыру булды: Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Александр Портнов, Матюшино авыл җирлеге башлыгы Надия Миңнуллина белән.
Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.
2018 елда ФМС бүлеге эше турында аның начальнигы Юлия Ермакова, ДОСААФ эше турында бүлек җитәкчесе Искәндәр Каппель сөйләде.
“Эшлекле дүшәмбедә” кертелгән «бизнес-брейк» кысаларында «Биосфера» үсемлекләр питомнигы директоры Валерий Петров чыгыш ясады. Компания шулай ук район Советы фойесында үз продукциясе күргәзмәсе оештырды, аның белән киңәшмәдә катнашучылар таныша алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте