Лаеш укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2018 елның 6 октябре, шимбә

Лаеш шәһәре РДКсында Укытучы көненә багышланган тантаналы чара булды. Аннан алдан район башлыгы Михаил Афанасьев яңа уку елында гына укыта башлаган яшь педагоглар белән очрашты. Андыйлар 12 кеше.

Район мәдәният йорты залында бар районнан педколлектив җыелды.

Михаил Афанасьев үз чыгышында әйткәнчә, белем бирүче генә кеше укытучы түгел, ә үз укучысының шәхесен формалаштыручы кеше укытучы. Ул бездә тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләүче педагогик коллектив формалашуын, педагогларның төрле конкурсларда һәм грантларда катнашуын, ә укучыларның безне имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән сөендерүен билгеләде. “Минем әти-әнием бар тормышларын педагогикага багышладылар, шуңа күрә мин укытучы хезмәтенең авырлыгын һәм җаваплылыгын ишетеп кенә белмим. Мин сезнең һөнәри сыйфатларыгыз алдында баш иям һәм барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!”, диде район башлыгы тантанада катнашучыларга. Аннан соң ул педагогларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Лаеш районы бүләкләрен тапшырды. Үз коллегаларын Укытучы көне белән мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова да котлады. Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International