Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында

10 октябрь 2018 ел., чәршәмбе

Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында Хәерби авылы китапханәчесе Шәйхиева Фәридә Исхак кызы  авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә “Тормыш көзе” чарасы үткәрделәр, анда өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр. Китапханәче бәйрәм килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Кичәдә Гөлфирә Кәлимуллина башкаруында җырлар яңгырады, ә Роза Кушминаның үзе язган шигырьләре атмосфераны бәйрәм кәефе белән тулыландырдылар һәм кунакларга яшьлек энергиясе бирделәр. Чәй табыны артында кунаклар яшьлекләрендәге җырларны җырладылар, узган елларны искә алып әңгәмә кордылар. Бәйрәм күңелле үтте, кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Алар чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования