Өлкәннәр угкөнлегенә шигърият кичәсе

10 октябрь 2018 ел., чәршәмбе

Габишево авылы китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп шигърият кичәсе үткәрелде. Бу көнне шигърият яратучылар җирле шагыйрә Абдуллина Эльвера Энгельс кызы иҗаты белән якыннанрак танышырга җыелдылар. Кичә өлкәннәр адресына котлаулардан башланды. Эльвера «Өлкәннәргә җырлыйк мәдхия” шигырен укыды. Аннан соң укучылар белән әңгәмә булды. Эльвера җыелганнарга үзенең биографиясен сөйләде. Быел аның ике җыелмасы дөнья күргән: «Сөю авазы” һәм «Урман кызы”. Аның шигырьләренең төп темасы – мәхәббәт: туган якка, аның табигатенә, туган һәм якын кешеләргә, туган телгә, тормышка. Кичә кунаклары шагыйрәнең гади булмаган мелодик лирикасын лаеклы бәяләделәр. Кичәдә татар телендә җанга якын җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования