Җылылык һәм кайгырту вакыты

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә «Туган як – «Родной край» республика акциясе кысаларында картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче якташлар янына бару яхшы гадәткә әйләнде.

Бүген составында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены әгъзалары – "көмеш яшь" волонтерлары булган делегация Чистай интернат йортында яшәүче якташлары янына барды.

Визит барышында барысына да Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьевтан азык-төлек җыелмалары тапшырылды, “көмеш яшь” волонтерлары концерт һәм осталык сәгате оештырдылар.

Интернатта яшәүчеләр шат булдылар, аларның һәркайсы үзләрен онытмаган һәм һәр елны яннарына килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Кунаклар интернат йорты коллективына үз карамактагыларына сизгер мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International