Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров доклад ясады.

Өлкәннәр ункөнлеге йомгаклары турында социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина сөйләде.

“Эшлекле дүшәмбедә” кертелгән «бизнес-брейк» кысаларында киңәшмәдә катнашучыларны консервацияләнгән продукция җитештерү эше белән «АрмКонсерв» ЧҖҖ директоры Ашот Арутюнян таныштырды. Никольский авылында урнашкан предприятие 150 төрле консервацияләнгән яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерә: салатлар, беренче һәм икенче блюдолар, щи, борщ, соклар, тозланган азыклар һәм башкалар. Предприятиегә үз продуктларын Татарстан, Марий Эл, Чувашия һәм Башкортстаннан фермер хуҗалыклары һәм физик затлар сата, ә Лаеш районыннан - «Нармонка» һәм «Хәерби» агрофирмалары. Продукцияне «Эдельвейс» һәм «Светофор» кебек сәүдә үзәкләренә, РФ Кораллы көчләре, ФСИН учреждениеләренә һәм башкаларга җибәрәләр. Киңәшмә алдыннан Михаил Афанасьев предприятиенең район Советы фойесындагы күргәзмәдә тәкъдим ителгән ассортименты белән танышты.

«Уфанет» АҖнең Казан филиалы директоры Илдар Нургалиев Казан шәһәре челтәр компаниясе һәм Лаеш районы халкы һәм бизнесы өчен заманча элемтә хезмәтләре турында сөйләде.


ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International