Бүген район Советының кече залында Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов шәхсән гражданнар кабул итте. Кешеләр аңа социаль, торак-коммуналь, экологик характердагы һәм “Россия Почтасы” эшенә кагылышлы сорулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итүдә район башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Илдус Әхмәтҗанов барлык бирелгән сорауларны карауга алды.