Пенсия системасындагы үзгәрешләр буенча федераль законга кул куелды.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә  юнәлтелгән федералҗ законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели. Пенсия яшенең артуы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәверендә барачак.

Беренче чорда үзгәрешләр 1959 елда туган ирләргэ һәм 1964 елда туган хатын-кызларга кагылачак, ягъни кемгә 2019 елда 60 (ирләргә) һәм 55 (хатын-кызларга) яшь тулачак. Күчмә нигезләмәләрне истә тотып алар пенсиягә 2019 елның икенче яртыеллыгында  яки 2020 елның беренче яртыеллыгында пенсиягэ 60,5 һәм 55,5 яшьтә чыга алалар.

Пенсия системасындагы яшь арту буенча булган үзгәрешләр хәзерге пенсионерларга кагылмый. Алар элек алынган хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиеш булган пенсияләрен һәм иҗтимагый түләүләрен элеккечә алачаклар.  Алай гына да түгел, эшләми торган пенсионерлар өчен пенсия күләме арту да каралган. Бу карар Россия Президентының 07.05.2018. №204  “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары” - турындагы Указында чагыла.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы элек бирелгән һәркем өчен саклана. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда чыгу тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, очучы-сынаучы, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар, инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук башка гражданнар өчен дә шундый ук. Инвалидлык буенча пенсия тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга пенсия, инвалидлык төркемен билгеләгәндә, яше бәйсез рәвештә билгеләнә.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламаларны саклап калудан тыш, пенсияне иртәрәк билгеләү өчен яңа нигез кертелә. Пенсиягә чыгу хокукын ике елга иртәрәк алу мөмкинлеге 37 ел стажы булган хатын-кызларга һәм 42 ел стажы булган ир-атларга биреләчәк. Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар вакытыннан алда өч һәм дүрт елга пенсиягә чыга алачаклар.

Күчеш чоры дәвамында пенсия яшен арттыру буенча 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган барлык федераль ташламалар да сакланып калачак. Элеккечә алар белән 55 яшь тулган хатын-кызлар һәм 60 яшь тулган ир-атлар куллана алачак. Шул ук вакытта элеккеге пенсия яше кысаларында тупланма пенсия һәм пенсия тупланмаларын түләүнең башка төрләрен билгеләү сакланып кала.

Пенсия алды яшендәге чикләр 2 елдан 5 елга кадәр арта – бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы яңа өстәмә гарантияләр каралган. Элеккеге кебек үк, алар эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыга ала.

Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең 25 проценты өстәмә түләнәчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International