Лаеш районы Кече Елга авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гафур Зарипов Россия Хөкүмәте карары буенча ел саен Мәскәүдә ВДНХда үткәрелә торган һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә туры китерелгән «Золотая осень» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медаль һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев имзасы куелган Диплом алды.
Гафур Зарипов югары бүләкне терлекчелек продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте