«Бердәм Россия» Лаешта җыелыш үткәрде

25 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш район Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм “Бердәм Россия” партиясе депутатлар берләшмәсенең республика координацияләү советы секретаре Светлана Гыйниятуллина катнашты. Төп доклад белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгыш ясады, шулай ук район Советы депутаты, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Портнов сүз алдылар. Аннан соң Михаил Афанасьев “Бердәм Россия” партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары  һәм коллегаларына бүләкләр тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования