Шигърият – бәхет, шатлык һәм ярату дөньясы!

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Бүген, 30 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда чакырылган дуслары һәм хезмәттәшләре өчен музей хезмәткәре Любовь Матвеева үз “серен” ачты.

«Поэзия - мир счастья, радости и любви!» очрашуында ул әдәби юллар аркылы үз талантын, кичерешләрен һәм хисләрен чагылдырды, мәхәббәт, яңа очрашулар һәм ачышлар, кызгану һәм аерылулар, игелек һәм начарлык, Ватан турында уйлануларында үз иҗатын тәкъдим итте.

Залда утыручылар Любовь Матвеевага зур рәхмәт белдерделәр, аны дебюты белән котладылар һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International