“Китап йорты – КИТАПХАНӘ” экскурсиясенә.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсенә «Книжкин дом - БИБЛИОТЕКА» экскурсиясенә чираттагы мәртәбә “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре килде. Экскурсия барышында балалар китапханәнең структур берләшмәләре – абүнә һәм уку залы белән таныштылар. Алып баручы сөйләвеннән балалар китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре һәм башкалар турында белделәр. Алар китап-уенчык, сөйләшүче китап һәм башкалар белән таныштылар. Китапханә фондына яңа кайткан китаплар да балалар игътибарыннан читтә калмады.

Уку залында балалар язуның төрле ысуллары һәм китапның хәзерге формага килгәнче нинди юл узуы турында белделәр.

Чара азагында балалар өчен китапханәгә кайтучы балалар вакытлы матбугатын күзәтү үткәрелде.

Беренче тапкыр китапханәгә килү яшь укучыларда күп кенә уңай тәэсирләр калдырды. Яңа очрашуларга кадәр!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International